Урман хуҗалыгының булачак белгечләре өчен яңа уку елы башланды

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы мәктәп укучыларының һөнәри юнәлеше буенча максатчан һәм даими эш алып барылуны оештыра. Бу эшчәнлектә төп юнәлеш булып мәктәп урманчылыклары тора, биредә балалар табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәнә, хезмәт күнекмәләре һәм белемнәр ала. Урман турында кайгыртырга теләп, урманчы һөнәренә буйсынырга теләүчеләр саны даими рәвештә артып тора. Хәзерге вакытта республика территориясендә меңнән артык бала мәктәп урманчылыкларында шөгыльләнә. Алар өчен чираттагы уку елы башланып китте, алда планетабызның яшел байлыгы турында яңа белемнәр, урман утырту акцияләрендә катнашулар, мәктәп яны кишәрлекләрендәге яшел үсентеләрне тәрбияләп карау эшләре көтә.

Мәктәп урманчылыгы эшен нәтиҗәле итеп оештыру киләчәктә укучыларга һөнәр сайлауда булыша. Мисал өчен, балалар урман хуҗалыгы буенча белемнәр туплау максатында Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетына һәм Лубян урман-техника көллиятенә укырга керә.

Быел авыл хуҗалыгы университетында “Урман хуҗалыгы һәм экология” факультетына беренче курска 98 студент укырга керде. Аларның 19ы – максатчан белем алу буенча. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу факультеттагы юнәлешләр арасында студентлар өчен “Урман эше”нә өйрәнү зур популярлык казанган (41 укучы).

Уку елы башланып китүгә карамастан, Лубян урман-техника көллияте укучылар туплавын дәвам итә һәм урман хуҗалыгына өйрәнү теләге булганнарны чакыра. Уку йортында буш бюджет урыннары бар. Укучыларны туплау ноябрь азагына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International