“Яңа тормышны символлаштырып, бу агачларның ни рәвешле үсеш алачагын без һичшиксез күзәтеп торачакбыз...” Республиканың Ютазы муниципаль районында “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгында укучылар Хәтер Аллеясына нигез салды

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Республиканың табигатьне саклау акциясе кысаларында беренче мәртәбә агачлар утырту нияте 2010 елда тормышка ашырыла һәм инде бүгенге көндә әлеге уңышлы идеяне башка төбәкләр дә эләктереп алдылар, шул дәвердән бирле ул россиякүләм дәрәҗәсенә иреште. Аның максаты – урман ресурсларын саклау һәм үрчетү, “яшел” байлыкка карата сакчыл караш тәрбияләү.

2017 елның 14 октябрендә Бөек Ватан Сугышының 75 еллыгына әзерлек кысаларында “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы, “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ вәкилләре А.Р. Хафизова һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ Л.В. Садыйкова белән берлектә, “Ютазы УББМ” МБМУ территориясендә “Хәтер Аллеясы”н утыртты. Уртак хезмәт һәм урман

хуҗалыгы һәм урманчылык вәкилләре белән аралашу нәтиҗәсендә территориядә яңа агачлар булдырылды, шул ук вакытта акциядә катнашучыларның барысы да күңелле тәэссирләр алды.

“1945 елның язында безгә Бөек Ватан сугышы ветераннары бүләк иткән яңа тормышны символлаштырып, бу агачларның ни рәвешле үсеш алачагын без һичшиксез күзәтеп торачакбыз”, – диде табигатьнең яшь сакчылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International