Рослесхоз каршындагы иҗтимагый советка конкурс игълан ителде

2017 елның 20 октябре, җомга

Федераль башкарма хакимият органнары каршында иҗтимагый советлар формалаштыру вәкаләтенә ия булган Россиянең Иҗтимагый палатасы Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет составына кандидатураларны конкурста сайлап алуның үткәрелүе турында карар кабул итте. Конкурста кызыксынган барлык затларны, потенциаль кандидатларны, шулай ук профильле җәмәгать берләшмәләрен һәм дәүләткә карамаган коммерциячел булмаган бүтән оешмаларны урман хуҗалыгы өчен бик тә әһәмиятле булган чарада катнашырга чакырабыз. 23 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы урман хуҗалыгында эш тәҗрибәсе һәм күздә тотылган эшчәнлекне гамәлгә ашыру, урман өлкәсендә гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау белән шөгыльләнү сәләте буенча бәйсез позициягә ия булган гражданнардан гаризалар кабул итә.

Конкурста катнашу тәртибе турында төгәлрәк мәгълүматлар иҗтимагый советлар порталында урнаштырылды: os.oprf.ru

Исегезгә төшерәбез, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы каршындагы Иҗтимагый советның беренче составы 2005 елда расланган иде. 2007 елдан башлап 2014 елга кадәр ул Рослесхоз каршындагы Иҗтимагый экология советы исеме белән эшләде. 2014 елның апрелендә Совет янәдән Иҗтимагый булды. Ләкин аннан соңгы елда, – Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән иҗтимагый советлар эшчәнлегенең яңа стандарты буенча, – федераль башкарма хакимият органнары каршында эшләүче иҗтимагый советларны “үзгәртү эше” башланды. Кызганыч, Рослесхоз каршындагы Иҗтимагый советка бу хәл кагылмады.

Һәм хәзерге вакытта Рослесхоз каршындагы Иҗтимагый совет турында яңа Нигезләмә, Советта әгъза булуга дәгъвалаучы потенциаль кандидатларга критерийлар эшләргә, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы белән берлектә Рослесхоз каршындагы Иҗтимагый советның булачак әгъзаларын сайлап алуда үтәкүренмәле эш башкарырга кирәк.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы экспертлар, фән һәм гражданлык бергәлекләре белән хезмәттәшлек итүнең әлеге әһәмиятле иҗтимагый коралын сакларга һәм ныгытырга тырыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International