“Яшел патруль” мәктәп урманчылыгында катнашучылар “Тату сыйныф серләре” республика конкурсында финалга чыкты

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

“Тату сыйныф серләре” республика конкурсында катнашу өчен Бөгелмә районының “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгында белем алучылар “Экологик тәрбия” темасын сайлаган. Команданың визит карточкасы, презентация, күргәзмә һәм видеоролик – аларның барысы да урманга, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш темасына багышланган: “Урман бар хәзинәсен кешегә бирә һәм моның өчен бары бер генә әйберне таләп итә – үзен саклауны. Һәм без үзебезнең яшел дустыбызны саклаячакбыз. Кешеләрнең урманнан сувенирларны: үсемлекләрне, бөҗәкләрне, кошларны, хайваннарны алып китмәвен күзәтеп торачакбыз, аларның барысы да иректә яшәргә тиеш. Ә кешеләр урманнан сәламәтлек һәм шәп кәеф алсыннар һәм урманны тагын да ямьләндерү хисләре белән тәэссирләнсеннәр.”

Ярышларның этаплардагы йомгаклары буенча “Яшел патруль” командасы конкурс финалына узды, анда район данын яклаячак. Табигатьнең яшь сакчыларына уңышлар телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International