“Минзәлә урман хуҗалыгы” ДБУ урман питомнигы “Татарстан Республикасының югары культуралы урман питомнигы” булып танылды

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

2017 елда Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениеләре тарафыннан урман питомникларында җитештерү культурасын арттыру һәм утырту материалы чыгаруны күбәйтү буенча эш башкарылды. Фән казанышларын, алдынгы технологияләрне киң җәелдерү һәм хезмәтне оештыру нигезендә ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең урман культурасы бригадалары утырту материалы үстергәндә югары күрсәткечләргә иреште, үстерелә торган токымнарның ассортиментын киңәйтте һәм мәйдан берәмлегеннән планнан арттырып уңыш алды.

Утырту материалы үстергәндә җитештерүдә ирешкән күрсәткечләр өчен “Минзәлә урман хуҗалыгы” ДБУ Усинск җитештерү кишәрлегенең даими урман питомнигына “Татарстан Республикасының югары культуралы урман питомнигы” исеме бирелде. Шулай ук, өч ел дәвамында “Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ Урман селекция-орлыкчылык үзәге дә теплица шартларында утырту материалы җитештерү буенча үзенең лидерлык позициясен калдырмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International