“Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елдагы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары”

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында “Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елдагы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары” темасына киңәйтелгән коллегия утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры – Песошин Алексей Валерьевич; Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары – Ковалёв Сергей Николаевич; Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры – Нәзиров Алмас Әмин улы; федераль органнарның, башкарма хакимиятнең территориаль органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре; Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре катнашты.

Чыгышы барышында Алексей Песошин билгеләп узганча, 2017 елда Экология елы кысаларында республика территориясендә урман торгызу эшләренә аеруча зур игътибар бирелгән: барлыгы 4 мең гектар мәйданда яңа урман утыртылган (урман фондында 1831 гектарда, авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрдә – 2071 гектарда урман утыртылган). Шушы максатлар өчен 16 млн. данә утырту материалы файдаланылган.

“Урман торгызу – Министрлык эшендәге әһәмиятле юнәлешләрнең берсе. Урманчылар алдында күп еллар алга таба урманнарның сыйфатын, табигый составын һәм продуктивлыгын арттыру бурычы тора”, – диде ТР Премьер-министры.

Үзенең чыгышында министр Татарстанда, тулаем алганда, урман торгызу эшләренең 2815 гектарда уздырылуы турында хәбәр итте. Ясалма рәвештә урман торгызу эшләре 2016 ел белән чагыштырмача 12,5%ка күбрәк башкарылган. Урманның табигый яңаруына булышлык күрсәтү эшләре 950 гектарда уздырылган, план үтәлеше 100% тәшкил итә. Урман хасил итүче төп токымнар орлыгы 10 мең кг артык, ылыслы токым орлыклары 10395 га җыелган.

2016 ел белән чагыштырганда урман торгызу күләме 27%ка арткан, бу хәл Экология елы кысаларында утырту мәйданнарының арттырылуы һәм урманның табигый яңартылуына булышлык күрсәтелү белән бәйле.

Министр шулай ук 7 ел дәвамында Татарстан Республикасында урман янгыннарына юл куймау буенча уңай динамиканы да билгеләп узды. Шул ук вакытта соңгы 7 елда климатта шактый үзгәрешләр булуы һәм табигый катаклизмнарның артуы хакында да искәртте, бу хәлләр Татарстан урманнарының торышына тискәре йогынты ясый. Хисап чорында урманчылар тарафыннан урман патологиясе буенча тикшеренү эшләре 70 мең гектарда уздырылган.

“Шунысын билгеләп узарга кирәк, элек-электән үк Россия Президенты урманнарны саклауның, урман хуҗалыгын һәм урман сәнәгатен үстерүнең әһәмиятле булуы турында кат-кат искәртә килде. Дәүләт башлыгы урман мәйданнарын саклауның һәм арттыруның, аны законсыз кисүдән яклауның,

урман сәнәгатенең фәнни потенциалын үстерүнең әһәмиятле булуын берничә мәртәбә билгеләде. Урманны саклау, яклау һәм яңадан үстерү әһәмиятле булып тора. Россия – иң зур урман державасы. Аны планетада экологик тотрыклылыкны саклауда әһәмиятле фактор дип әйтергә мөмкин. Урманны законсыз кисүләрдән сакларга кирәк. Урман хуҗалыгы белән урман сәнәгате арасындагы баланс каршылыгын бетерү зарур. Без шулай ук урман комплексының инвестиция ягыннан кызыклы булуына ирешергә бурычлы”, – диде ул.

Урман кишәрлекләрен үзирекле рәвештә биләп алуга бәйле хәлләр актуаль мәсьәлә булып кала. 2017 елда 473 урман кишәрлеге планы әзерләнгән һәм дәүләт урман реестрында исәпкә куелган. Республикадагы урман җирләренең 19.9%ы кадастр исәбенә алынган. Хәзерге вакытта урман фонды җирләрендә кадастр эшләре 8 урманчылык территориясендә алып барыла. Министрлык тарафыннан 2018 елга республиканың 22 урманчылыгы чикләрен билгеләү буенча эшләрне Рослесхоз планына кертү буенча заявка тапшырылган.

Йомгаклау коллегиясе азагында ТР Премьер-министры А.В.Песошин А.Ә.Нәзировка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орден медален тапшырды. Әлеге бүләк республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә керткән махсус өлеш һәм күп еллык фидакарь хезмәт өчен бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International