ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2018 елның беренче кварталындагы эш йомгакларына багышланган киңәшмә узды

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендә Татарстандагы барлык урманчылыкларның 2018 елның беренче кварталындагы эш йомгакларына багышланган утырыш узды, анда министрлыктагы белгечләр һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкче-урманчылары катнашты. Киңәшмәдә министрның беренче урынбсары Әмир Бәдертдинов һәм министр урынбасары Рәис Гомәров докладлары тыңланды. 2018 елда янгын чыгу куркынычы янаган һәм урман культуралары белән эшләү чорына әзерлек мәсьәләләре күтәрелде. 

Киңәшмәдә билгеләнгәнчә, урман ресурсларын үрчетү Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы өчен өстенлекле бурыч булып тора. Татарстан урманчылары тырышлыгы белән 2017 елда гомуми 2815 га мәйданда урман торгызу чаралары уздырылган, шул исәптән 1831 гектарда урман утыртылган, табигый урман торгызуга 948 гектарда булышлык күрсәтелгән һәм катнаш рәвештә 36 гектарда урман торгызылган, бу исә еллык планның 100%ын тәшкил итә.

Урман культуралары утырту буенча барлык эшләр күләме билгеләнгән чорларда үтәлсә дә, утыртыла торган урман культураларының сыйфаты түбән дәрәҗәдә кала бирә. Әйтик, 2017 елдагы тикшерү материаллары буенча Әгерҗе һәм Тәтеш урманчылыкларында культураларның канәгатьләндерерлек булмавы ачыкланган.

Утырышта шулай ук агач материалы әзерләү, аукционнар уздыру, кадастр исәбенә кую мәсьәләләре, урман законнарын бозу фактлары, нигездә, агач материалын тиешле документларсыз һәм "ЛесЕГАИС" системасында теркәмичә ташу, шулай ук агачларны законсыз кисү мәсьәләләре күтәрелде.

Министр, докладларны тыңлаганнан соң, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшенә аерым кисәтүләр белән бәя бирде. Равил Кузюров урман законнарын бозган өчен административ йогынты чараларын нәтиҗәле куллану дәрәҗәсен арттыру зарурлыгы турында искәртте.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International