ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урман фондына янәшә торучы дача җәмгыятьләре буйлап рейд уздырды

2018 елның 8 мае, сишәмбе

8 май көнне, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан урманчылары хокук саклау органнары белән берлектә рейд уздырды. Әлеге чара кысаларында урманчылар урман законнары бозылуны чикләү һәм профилактикалау максатында урман фонды территорияләрен тикшерде. Шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү предметына карата да тикшерүләр уздырылды.

Асылда, Яшел Үзән районында урман фондына янәшә торучы дача җәмгыятьләренә махсус игътибар юнәлтелде. Хәзер дача сезоны башлана, шуңа күрә дә профилактика эше барыннан элек шулар белән үткәрелә. Рейд барышында Яшел Үзән районында урман законнары бозылуның ике очрагы ачыкланды, алар буенча гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылды.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме гражданнар өчен 1500 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итә, ә махсус янгынга каршы режим шартларында – 4000-5000 сум. Вазыйфаи затларга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, ә махсус янгынга каршы режим шартларында 50 мең сумга кадәр штраф салына.

Сүз уңаеннан, узган ел сезонында Татарстан урманнарында 7 мең кубометрдан артык чүп җыелды һәм чыгарылды, 200дән артык аншлаг урнаштырылды, 186 зат административ җаваплылыкка тартылды, 490 мең сум күләмендә штрафлар салынды.

Һәркемнең дә әйләнә-тирә табигатькә сакчыл каравы мөһим. Урманга кергәндә җаваплылык хисен тоеп, урманнарның чүпләнүенә юл куймау әһәмиятле.

Әлеге чара барча республика территориясендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International