Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров Кама урманчылыгына эш сәфәре кылды

2018 елның 2 июне, шимбә

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров “Кама урманчылыгы” ДКУ һәм “Кама урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениеләрендә эшләр торышын тикшерде. Сәфәр кысаларында министр урманчылыкта һәм урман хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды, ул коллективны яңа җитәкче-урманчы Альберт Шамилов белән таныштырды. Чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. Киңәшмәдән соң министр янгынга каршы техниканы, урман питомнигын тикшерде һәм урман культураларын утырту урыннарын карады. Быел Кама урманчылыгында 122 гектарда ылыслы, йомшак яфраклы һәм каты яфраклы токымнардан урман культуралары утыртылган. Министр үзенең кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде, шулай ук хезмәткәрләргә башкарыла торган эшләрнең сыйфатына игътибар юнәлтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International