Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Воронеж шәһәренең Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булдылар

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Ябык тамыр системасы белән утырту материалы җитештерүдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу кысаларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләреннән торучы эш төркеме Воронеж шәһәренең Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булды. Моннан тыш, Татарстан урманчылары Урман генетикасы, селекция һәм биотехнология буенча россиякүләм фәнни-тикшеренү институты базасындагы микроклональ лаборатория эшчәнлеге белән дә танышты.

Урман генетикасы һәм селекция буенча фәнни-тикшеренү институтына агач үсемлекләренең югары уңдырышлы һәм тотрыклы формаларын сайлап алуда гамәлдәге методларны камилләштерү һәм яңаларын эшләү, урман генетикасы, селекция, орлыкчылык һәм интродукция нигезендә сортлар чыгару һәм үрчетү максатында 1971 елда нигез салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International