Эш сәфәре кысаларында Равил Кузюров тәрбияви кисүләрне уздыру урыннарын, агач кисү буенча эш цехларын, 2018 елгы урман культураларын утырту кишәрлекләрен һәм базис урман питомнигын карады. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры “Буа урманчылыгы” ДКУ һәм “Буа урман хуҗалыгы” ДБУ белгечләре белән киңәшмә уздырды, киңәшмәдә шулай ук Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров та катнашты.