Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслимдә Сабантуй бәйрәмендә катнашты

2018 елның 17 июне, якшәмбе

Министр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Мөслим халкын һәм район кунакларын сәламләде. Равил Кузюров Сабантуй бәйрәменең әһәмиятле булуы, башка милли бәйрәмнәр белән бертигез дәрәҗәдә тату яшәү һәм үзара мәдәни муллык туплауның ачык мисалы булып торуы хакында искәртте. “Әлеге Сабантуй безнең барыбызга да бары тик уңай хис-тойгылар гына алып килсен һәм иҗат, хезмәт итү өчен яңа көч бирсен. Тынычлык, бәхет, мәрхәмәтлелек һәм иминлек сезгә!” – диде министр.

Сәламләү сүзләреннән соң Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International