"Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ уникаль оранжереясендә булдылар

2018 елның 29 июне, җомга

Татарстанның Саба муниципаль районы "Лесхоз УББМ" МБМУ "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ дендрология бакчасы каршында ачылган оранжеряне карады. Экскурсияче сыйфатында "Саба урманчылыгы" ДКУ урманны саклау һәм яклау инженеры – мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Зоя Мултанова чыгыш ясады.

Саба районындагы бердәнбер оранжереянең мәйданы 783 кв. м., ул тропик, субтропик һәм дала бүлекчәләренә бүленгән, биредә безнең климатка хас булмаган үсемлекләр үсә. Хәзерге вакытта биредә экзотик үсемлекләрнең 300 төре бар. Яшь урманчылар гадәти булмаган агачларны, үләннәрне һәм куакларны бик зур кызыксыну белән күзәтте. Банан, һинд камышы, лимон, анар, дәфнә агачы, хөрмә, инҗир, авокадо, фейхоа, фикус, алоэ һ.б. үсемлекләрне “тереләй” күрде. "Без авыл балалары өчен башка континент табигате белән Татарстаннан китмичә генә танышу мөмкинлеге тудырылуына шатланабыз.  Минем уйлавымча, бу бик кызыклы һәм күңелле экскурсия булды", – дип билгеләде Зоя Мултанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International