Казан дәүләт аграр университетында урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлап чыгучыларга дипломнар тапшырылды

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казан дәүләт аграр университетында урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлап чыгучыларга дипломнар тапшыру тантанасында катнашты. 2018 елда "Урман эше" һәм "Ландшафтлы архитектура" кебек юнәлешләр буенча студентлар чыгарылды. КДАУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Вәлиев билгеләп узганча, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты Урман хуҗалыгы министрлыгы белән тыгыз элемтәдә тора һәм бу хәл уңай нәтиҗәләр бирә. Чыгарылыш укучыларының күбесе, әле студент булганда ук, министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрендә эшли башлаган. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгарылыш студентларын котлады һәм министрлыкның урман хуҗалыгына яшь белгечләрнең эшкә килүендә мәнфәгатьле булуы хакында билгеләде, яшьләрнең үз потенциалын тормышка ашыру өчен көчләр дә, мөмкинлекләр дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International