Алабуга һәм Әгерҗе урманчылыкларында "Агач ташучы машина" операциясе уздырылды

2018 елның 13 июле, җомга

Татарстан территориясендә урман законнары бозылуны чикләү максатында "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ һәм "Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Агач ташучы машина" операциясе кысаларында җирле әһәмияттәге Әгерҗе-Красный Бор юнәлешендәге юлда һәм ДПС "Тула1" станционар постында агач материалы һәм пиломатериаллар ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейд уздырды. Рейд барышында агач ташучы 10 транспорт чарасы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле законнардагы таләпләрне бозу очраклары ачыкланмады. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә: урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рөхсәт документларын рәсмиләштермичә агач материалын транспорт чарасы белән күчерү – вазыйфаи затларга, агач материалын яки административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләп, утыз мең сумнан башлап илле мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә. Юридик затлар өчен штраф биш йөз мең сумнан җиде йөз мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International