“Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ кабул итү комиссиясе 1 сентябрьгә кадәр эшли

2018 елның 3 августы, җомга

Урман – Россиянең иң зур байлыгы. Ул безне кислород белән тәэмин итә, саклый һәм файдалану өчен байлыкларын кызганмый. Аның төп казанышы – агачлар. Кешегә төзелеш эшен башлау өчен яхшы агач кирәк. Урман – ул ял итү урыны да. Күзләрне иркәләүче, күңелне сөендереп торучы урманнардан башка Җирдәге тормышны күзалдына китереп тә булмый. Әлеге гүзәллекне һәм байлыкны саклау һәм үрчетү өчен хәзерге вакытта урман хуҗалыгына яхшы белгечләр кирәк. Кукмара районында Лубян исемле искиткеч табигать почмагы бар, нәкъ биредә  урман эше белгечләрен әзерләп чыгаралар.

Лубян көллияте – ул күп еллык тарихы булган көллият, бөтен Россия буйлап хезмәт итүче тугыз меңнән артык белгечне әзерләп чыгарган.

Лубян урман-техника көллияте өч юнәлеш буенча белгечләр әзерли. Урман һәм урман-парк хуҗалыгы, Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе, Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше, студентлар шулай ук өстәмә һөнәри белем дә ала. Урман аударучы, тракторчы, чыбыктан әйберләр әзерләүче, егерь, яшел төзелеш хезмәткәре һәм агач буенча кисеп, әйберләр ясаучы һөнәрләрен үзләштерәләр.  Укыту эше көндезге бүлектә һәм читтән торып уку формаларында, бюджет нигезендә алып барыла. Спорт секцияләре эшли: атлетика, баскетбол, футбол, волейбол, чаңгы, хоккей, пневматик мылтыктан ату. Укыту төркемнәре арасында ел саен “Күңелле стартлар” һәм туристлар слеты оештырыла.

Укыту – бушлай, абитуриентлар көллияткә әңгәмә уздыру нәтиҗәләре буенча кертелә. Иң яхшы студентлар аена 5000 сум күләмендә Президент стипендиясе ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International