"Азнакай урманчылыгы" һәм "Азнакай урман хуҗалыгы" хезмәткәрләре Азнакай-Җәлил автоюлыннан ерак булмаган җирдә урман фонды территориясендә урнашкан "Илһам чишмәсе"н җыештырды. Берничә сәгать эчендә бер йөк машинасы каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды – пыяла һәм пластик шешәләр, полиэтилен пакетлар, бер кулланыла торган савыт-саба. Урманчылык хезмәткәрләре шулай ук коймаларны, өстәлләрне һәм чатырларны буяды, үләннәрне чапты. Җыелган чүпне каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгардылар.
"Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясе Татарстанның барлык районнарында да 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр уздырыла. Атна дәвамында урманчылар урман фондында каты көнкүреш калдыкларын һәм ауган коры-сарыларны җыештыру, гомуми белем бирү учреждениеләрендә экология дәресләрен уздыру, урман фондындагы ял итү урыннарын төзекләндерү, урман-орлык чималын җыю, федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар тирәсендә өстәмә аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру кебек эшләрне башкара. Республика буенча барлыгы 132 чара уздыру күздә тотыла.