Бүген Татмедиада "Бердәм урман утырту көне" табигать саклау республика акциясе турында сөйләштеләр

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татар-информда урман хуҗалыгының көнүзәк мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе булды. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев җавап бирде.

Тимур Галиев билгеләп узганча, Татарстанда "Урман утырту көне" акциясен 2011 елдан бирле уздыралар, шул чордан бирле акция кысаларында 5000 га мәйданда 20 млн якын яшь агач утыртылган. Акциядә республикада яшәүче 330 меңнән артык кеше катнашты. Билгеләп узарга кирәк, әлеге агачлар нигездә зур шәһәрләрдә паркларны һәм скверларны яшелләндерү, шәһәр яны һәм башка торак пунктларында яшел калканнар булдыру максатларында утыртыла.

Республика табигать саклау акциясенең көзге этабы 2018 елның 6 октябрендә булачак. Массакүләм агач утырту Россия Федерациясендә Ихтыяри зат (волонтер) елын уздыру кысаларында, шулай ук урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, яңадан үстерү һәм арттыру проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелә.  Бу көнне теләгән һәркем агач утырта ала. Бармакчалы бияләйләр, көрәкләр, үсентеләр урында бирелә. Фәкать теләк һәм яхшы кәеф булу зарур. Гомуми мәйданы 300 га булган урыннар – әлеге акция кысаларында урманнарны торгызу эшләренә нәкъ менә шул күләмдә җир бүлеп бирде.  Татарстанда 1,3 млн. артык үсенте утырту ниятләнә. Үзәк чара Питрәч муниципаль районында, Иске Шигали авылы янындагы участокта 10.00 сәгатьтә узачак.

Матбугат конференциясендә шулай ук законсыз агач кисү очракларын чикләү мәсьәләләре дә күтәрелде, әлеге мәсьәлә министрлыкның махсус контролендә тора. 2018 елда законсыз агач кисү очраклары буенча 6 җинаять эше кузгатылды.

Очрашу барышында шулай ук 2019 елның гыйнварыннан башлап халыкка урманнардагы коры-сарыны җыярга рөхсәт итүче закон турында да сүз булды. Журналистларга коры-сары дигәндә агачлар табигый рәвештә һәлак булганда аерылып төшә торган һәм җир өслегендә ятучы агач кәүсәләрен һәм аларның өлешләрен күздә тоту кирәклеге хакында аңлатылды. Урманда коры-сарының җыелуы аның санитар торышын начарайта, янгын чыгу куркынычын арттыра. Ләкин законның кабул ителүе халыкка агач кисәргә ярый дигән сүз түгел, моның өчен штраф яный.  

Өлгергән һәм картайган агачлар мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады, мисал өчен, Татарстанда черек усак күләме 60% тәшкил итә. Республиканың урман хуҗалыгы өчен "Алабуга" махсус икътисадый зонасында "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" төрек компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла торган түбән товарлыклы үзагач эшкәртү проекты өстенлекле булып тора. Урман хуҗалыкларыннан Алабуга заводына түбән товарлыклы, тәрбияви кисүләрдән калган агач материаллары китерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International