2018 елда "Агач ташучы машина" операциясе барышында 1 миллион сумнан артык штраф салынды

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Урман законнары бозылуны чикләү максатында Татарстан территориясендә "Агач ташучы машина" операциясе дәвам итә. Атна саен дәүләт урман инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә агач материаллары һәм үзагач ташу буенча рөхсәт документларын тикшерүгә бәйле рейдлар уздыра. Иң күп хокук бозу очраклары Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән муниципаль районнарында ачыклана. 2018 ел башыннан бирле агачны урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рөхсәт документын рәсмиләштермичә транспорт белән күчергән өчен Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28.1 статьясының 5 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 25 эш кузгатылды, 22 эш буенча суд карарлары чыгарылды, шул исәптән 14 беркетмә буенча гомуми суммасы 1 миллион сумнан артык штрафлар салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International