"Сәламәт тәндә – сәламәт рух" – бу сүзләр Татарстан урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә турыдан-туры кагыла. Лубян урман-техника көллиятендә уку башланган беренче көннән үк студентлар спорт белән актив шөгыльләнә, төрле ярышларда катнаша.
Традицион рәвештә мини-футбол буенча өченче һәвәскәрлек чемпионаты финалы Лубян урман-техника көллияте спорт залында узды. Чарада 4 команда катнашты. Булачак урманчылар командасын Татарстанның Кукмара районы, Лубян авылы танытты.
Ярышлар нәтиҗәсендә 1 нче урынны – "Фанат" командасы (Киров өлкәсе, Сосновка ш.), 2 нче урынны – "Авангард" (Киров өлкәсе, Красная Поляна п.), 3 нче урынны Лубян җыелма командасы яулады.
Балаларга кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Иң яхшы уенчыларны аерым кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.