31 октябрь көнне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ җитәкчелеге белән киңәшмә уздырды. Очрашуда Томск өлкәсе Урман хуҗалыгы департаменты белән ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү һәм китертү мәсьәләсе буенча хезмәттәшлек итү турында сүз барды.
Киңәшмәдә Саба урманчылыгы вәкилләре: җитәкче-урманчы Васыйл Гыйззәтуллин, коммерция директоры Азат Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге директоры Руслан Газизов катнашты. Үзәк директоры катнашучылар алдында ТР УСОҮнең 2018 елгы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде, сатыла торган продукция бәясен әйтте.