ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә конкурс узды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә конкурсның икенче этабы булды. Комиссия утырышы ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов рәислегендә узды.

Аренда мөнәсәбәтләре бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына керүгә барлыгы 5 кеше дәгъва белдерде. Конкурста катнашучыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, дәүләт хезмәте органнарына, шулай ук урман хуҗалыгына кагылышлы законнарга кагылышлы сораулар бирелде.

Исегезгә төшерик, документларны кабул итү 2018 елның 11 октябреннән 31енә кадәр гамәлгә ашырылган иде. Министрлыкта булган вакансияләр турында рәсми сайттан белергә була, түбәндәге сылтама аша:  http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/vakans.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International