Бүген Лубян урман-техника көллиятендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР Прокуратурасының балигълык яшенә җитмәгәннәргә һәм яшьләргә карата законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге башлыгы Җәүдәт Ибраһимов һәм Кукмара муниципаль районы прокуроры Ришат Шакиров булды. Белгечләр көллияттә белем бирү шартлары белән танышты, аудиторияләрне һәм башка уку бүлмәләрен карады, шулай ук беренче курс студентлары белән очрашты.
Очрашу барышында ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының контроль-күзәтчелек эшендәге аспектлар аңлатылды, балаларның хокукларын саклау һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, җинаять җаваплылыгы һ.б. мәсьәләләр каралды.