Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда йөкләмәләр үтәлешенең барышы тикшерелде, шулай ук быелның декабренә бурычлар билгеләнде. Чарада министр урынбасарлары, Министрлыкның профиль бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.

Киңәшмә барышында урман хуҗалыгын алып баруда нәтиҗәлелекне арттыру мөмкинлекләре, урман законнары таләпләре бозылуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү буенча чараларны гамәлгә ашыру, урманнарны янгыннардан саклау һәм аларны корткычлардан һәм авырулардан яклау, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү хокукын сату буенча аукционнар уздыру, Татарстан предприятиеләренә агач материалы китертү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Равил Кузюров республиканың муниципаль районнарында санитар-савыктыру чараларын уздыруга мохтаҗ урман утыртмалары мәйданнарын һәм су саклаучы яклагыч утыртмаларны утырту урыннарын билгеләү эшен тизләтергә кушты.

Киңәшмә азагында министр анда катнашучыларга "2019-2028 елларга Татарстан Республикасы Урман планы"н раслауны тизләтү зарурлыгы турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International