Татарстанда урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау буенча рейдлар дәвам итә

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Татарстанда урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау буенча рейдлар дәвам итә. Чираттагы патруль вакытында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан карама урман утыртмаларын законсыз кисү факты ачыкланды. Хокук бозу очрагы ТР "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ "Әбде кишәрлеге урманчылыгы территориясендә теркәлде. Гаепле затка карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

2018 елда республикада урман утыртмаларын законсыз кисүнең барлыгы 156 очрагы ачыкланды. Китерелгән зыян күләме 6.1 млн сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International