Министрлыкта мәнфәгатьле затларның республика урманчылыкларының урман хуҗалыгы регламентлары проектлары белән таныша башладылар

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

"Урман хуҗалыгы регламентлары составын, аларны эшләү тәртибен, гамәлдә булу вакытларын һәм аларга үзгәрешләр кертү тәртибен раслау турында" 2017 елның 27 февралендәге 72 санлы РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы боерыгының 13 өлеше нигезендә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында мәнфәгатьле затларның республика урманчылыкларының 9 урман хуҗалыгы регламенты проектлары белән танышу процедурасы башланды.

Шулай итеп, теләгән һәммә кеше әлеге игъланны бастырганнан соң 30 календарь көне эчендә урман хуҗалыгы регламентлары проектлары буенча үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен җибәрергә хокуклы.

Министрлык белгечләре билгеләп үткәнчә, мәнфәгатьле затларга тәкъдимнәренең асылын һәм кыскача нигезләвен аңлатып бирү зарур. Гражданнар шулай ук электрон рәвештә яисә кәгазь чыганакта өстәмә материаллар, шул исәптән схемалар, графиклар һәм башкаларны кушымта итеп бирә ала (тапшырылган материаллар кире кайтарылмый).

Республика урманчылыкларының урман хуҗалыгы регламентлары белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Искәрмәләр һәм тәкъдимнәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420124, ТР, Казан ш., Ямашев пр., 37А йорт, шулай ук электрон адреска: Minleshoz@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International