"Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында катнашучылар башлангыч сыйныфларда укучылар арасында "Кышын кошларны ашатыгыз" һәм "Яшә, чыршы" конкурсларын уздырды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

"Ютазы УББМ" МБМУ "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында катнашучылар башлангыч сыйныфларда укучылар арасында "Кышын кошларны ашатыгыз" һәм "Яшә, чыршы" конкурсларын уздырды. Конкурс шартлары буенча конкурсантлар җимлекләр һәм сыерчык оялары әзерләү, шулай ук яңа ел композицияләре һәм кул эшләнмәләре ясау буенча үзләренең осталыгын күрсәтте.

Конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичә, 24 декабрь көнне, мәктәпнең актлар залында булды. Җиңүчеләргә ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Бөгелмә урман хуҗалыгы" дипломнары бирелде.

Чара кысаларында бай мәдәни-күңел ачу программасы оештырылган иде. Театральләштерелгән тамаша ярдәмендә "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында катнашучылар мәктәп укучыларына республиканың урман хуҗалыгы, ылыслы агачларны саклауның әһәмияте һәм урманда яшәүче кошларны ашату үзенчәлекләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International