2019 елда 100 артык урман тармагы белгече квалификация күтәрү курсларын узачак

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында тармактагы белгечләрнең квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирелә. План буенча 2019 елда 100 артык белгеч курс узачак, алар арасында – Министрлыкның, республика урманчылыкларының һәм урман хуҗалыкларының хезмәткәрләре.

Укыту эше “Җитәкче хезмәткәрләрнең һәм урман хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен үстерү буенча россиякүләм институты” ӨҺББ ФАУ, “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ, Казан (Идел буе) федераль университеты Дәүләт һәм муниципаль идарәнең иң югары мәктәбе һ.б. базасында оештырылачак.

Бүгенге көндә урман тармагында эшләүчеләр саны – 2,6 мең кешедән артык. Алардан урман хуҗалыкларында 1,7 меңнән артык кеше эшли, урманчылыкларда – 880 артык белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International