Министрлыкта ведомство буйсынуындагы берничә учреждениенең 2018 елгы эш йомгаклары турында сөйләштеләр

2019 елның 15 феврале, җомга

Бүген Министрлыкта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов рәислегендә баланс комиссиясе утырышы булды. Утырышта Чирмешән, Болгар, Лубян урманчылыклары һәм Чирмешән, Болгар урман хуҗалыклары, Лубян урман-техника көллиятенең һәм Урман янгыннары үзәгенең эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.

Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Үзенең чыгышында Әмир Бәдертдинов Чирмешән һәм Болгар урманчылыкларының җитәкче-урманчыларын исәпләнгән диләнкене үзләштерү, урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау эшләрен көчәйтергә кушты. Болгар урман хуҗалыгы директорына ул орлык җыю күләмен арттыру һәм стандарт утырту материалын үстерү зарурлыгы булуына күрсәтте.

Министр урынбасары Рәис Гомәров товар продукциясе җитештерү һәм республика предприятиеләренә агач материалы китертү мәсьәләләренә тукталды. Ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләренә хезмәткәрләрнең эш шартларына, хезмәт хакы мәсьәләләренә һәм хезмәт җитештерүчәнлегенә махсус игътибар бирергә кушты.

Утырыш кысаларында шулай ук урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек һәм урман комплексын исәпкә алу буенча "Аверс: Урман фондына идарә итү" мәгълүмат системасын ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә кертү мәсьәләләре турында да сүз булды. "Әгәр система эше буенча нинди дә булса сорауларыгыз булса, шунда ук ярдәм хезмәтенә яки Министрлык белгечләренә мөрәҗәгать итегез", – дип ассызыклады Әмир Бәдертдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International