Татарстанның урман хуҗалыгы министры Саба муниципаль районында эш сәфәрендә булды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районында эш сәфәре белән булды.

Килеп җитү белән ул Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында киңәшмә уздырды. Анда ябык тамыр системасы белән сабаклы имәннең утырту материалын үстерү буенча үзәк оештыру өчен проект-смета документациясен эшләү мәсьәләләре каралды. Әлеге проектны ТР УСОҮ базасында тормышка ашыру күздә тотыла. Аны тормышка ашырганда үзәкнең җитештерү куәте елына ябык тамыр системалы имән һәм башка төрле яфраклы токымнарның 2 млн данә орлыгын тәшкил итәчәк.

Киңәшмәдә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Министрлык, ТР УСОҮ белгечләре һ.б. катнашты.

Шуннан соң Равил Кузюров ТР “Саба урманчылыгы” ДКУ һәм ТР “Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы” ДКУ учреждениеләренең “2018 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар. 2018 елга коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү” темасына узган җыелышында катнашты.

Утырышта докладлар белән ТР “Саба урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы Васил Гыйззәтуллин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һ.б. чыгыш ясады.

Асылда, Васил Гыйззәтуллин сөйләгәнчә, узган елда урманчылык территориясендә 115 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, 1140 гектарда урман культуралары тәрбияләнгән, 817 гектарда санитар-савыктыру чаралары уздырылган. “Дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фондында 600 артык патруль үткәрелде, административ хокук бозулар турында 39 беркетмә төзелде”, – диде ул.

Ел дәвамында төп урман хасил итүче токымнарның 379 кг орлыгы әзерләнгән, 13,1 млн данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелгән, алардан 12 млн данәсе – ябык тамыр системасы белән (ТР УСОҮ базасында).

Равил Кузюров 2018 елда урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм белгечләргә намуслы хезмәт иткәннәре һәм тармак үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. “Биредәге эш югары дәрәҗәдә оештырылган, – диде ул. Сезгә алга таба да уңышлар һәм яңа казанышлар телим”.

Җыелыш азагында урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының аеруча аерылып торган хезмәткәрләре бүләкләнде. Аларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, муниципаль район башлыгы Мактау грамоталары һ.б. тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International