Бөгелмә урманчылыгы җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсында җиңү яулады

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО генераль директоры Одре Азуле, “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева һ.б. катнашты.

“Хатын-кыз җәмгыятьтә бик зур роль уйный һәм, гомумән, безнең барлык яшәешебез гаилә белән бәйле. Сез иң актив һәм алга киткән кешеләр, үз торак пунктларыгызны, Татарстанны һәм Россияне үстерүгә өлеш кертәсез. Булганыгыз өчен рәхмәт”, – диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп.

Одре Азуле, үз чиратында, Халыкара хатын-кызлар көне кебек шундый күркәм бәйрәм көннәрендә Татарстан башкаласына килүенең бәхетле очрак булуын билгеләде. “Мин аеруча да бәхетле, чөнки ЮНЕСКО өчен өстенлекле юнәлешләрне берсе – ир-атлар белән хатын-кызлар арасындагы тигезлек. Хатын-кыз үзе сайлый алсын, язмышын хәл итә алсын өчен. Без хатын-кызларга сыйфатлы белем бирү өчен көрәш алып барабыз. Мин ышанам ки, бу планда Россиягә дә, Татарстанга да өмет итә алабыз”, – дип ассызыклады ул.

Билгеле булганча, “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсы “Татарстан хатын-кызлары” ТИО тарафыннан 1995 елдан башлап үткәрелеп килә. Аның максаты – республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухилыкка, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә һәм гаилә институтын ныгытуга ярдәм итеп, әһәмиятле өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә күрсәтү. Конкурс турында нигезләмәгә ярашлы рәвештә аның муниципаль һәм зона турлары бар. Әлеге конкурсның оештыру комитетына 600 артык заявка тапшырылган булган.

Бүген 8 хатын-кыз номинациясендә җиңүчеләр игълан ителде: “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык”, “Хатын-кыз-галим”, “Минем язмышым – минем һөнәрем”, “Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Өченче буын героинясы”, “Хатын-кыз – ел өлгесе” һәм 2 ир-ат номинациясе: “Ир-ат – лидер” һәм “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк”.

Җиңү яулаган хатын-кызлар арасында урман тармагыннан да вәкил бар – ТР “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова. Ул “Хатын-кыз – ел өлгесе” номинациясендә җиңүче булды.

Гөлнара Мөхәммәтханованың 20 елдан артык эш стажы бар. Үзенең хезмәт эшчәнлегендә “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ урман остасы, урманнан файдалану инженеры булып эшләгән. 2012 елдан башлап Гөлнара Мөхәммәтханова – җитәкче-урманчы вазыйфасында.

Хезмәттәшләре фикеренчә, Гөлнара Мөхәммәтханова инициативалы, максатка йөз тотып эшләүче, энергияле, хезмәт сөючән һәм җаваплы җитәкче булып тора. Бөгелмә урманчылыгында планлаштырылган барлык урман хуҗалыгы эшләрен үтәү белән берлектә, мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирүгә дә зур игътибар бирелә. Әйтик, күзәтүдәге Ютазы урта белем бирү мәктәбенең “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы актив берләшмәләрнең берсе булып тора, анда тәрбия алучы балалар төрле конкурсларда, акцияләрдә катнаша һәм үзләре дә күп кенә чаралар үткәрә. Гөлнара Мөхәммәтханова уздырган эш нәтиҗәсендә Бөгелмә районында да – аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 5 нче урта мәктәп базасында (Бөгелмә ш.) мәктәп урманчылыгы оештырылачак.

“Минем тормыш девизым – “Барысына да өйрәнергә һәм барысына да ирешергә мөмкин, ләкин теләсә нинди хәлдә кеше булып калырга кирәк”. Вакытымның күп өлешен мин, әлбәттә инде, эшемә багышлыйм, – ди Гөлнара Мөхәммәтханова. – Балаларым инде зур үсте, кызым эшли, ә улым Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендәге көллияттә белем ала. Әзерләргә бик яратам, килеп чыкса, үземнең “кулинария шедевр”дарым белән дә таң калдыра алам. Минем тагын бер яраткан нәрсәм – машиналар. Машинаның үзен йөртү процессы ошый, кызганычка, калган барлык нечкәлекләрен аңлап бетермим, ләкин тәгәрмәчне үзем алмаштыра алам”.

“Конкурста җиңү минем өчен көтелмәгән яңалык булды. Ярдәм иткән һәммә кешегә рәхмәт белдерәм. Мин бик бәхетле”, – дип өстәде ул.

Күп еллык хезмәте һәм профессионаллыгы өчен Гөлнара Мөхәммәтханова ТР Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы (2016), ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты (2016) һ.б. белән бүләкләнгән.

 

“Татар-информ” МА материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International