ТР Нурлат муниципаль районында мәктәп урманчылыкларының саны арта

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Кичә, 12 март көнне, Нурлат шәһәренең М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе базасында мәктәп урманчылыкларының район слеты узды. Чарада 6 мәктәп урманчылыгыннан 50дән артык кеше катнашты, аларның 5се 2019 елда оештырылган.

Яшь урманчыларны ТР "Нурлат урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Галиев һәм ТР Нурлат муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" МКУ методисты Ольга Тарасова сәламләде.

"Урманнар – алар Ватаныбызның милли байлыгы. Татарстанда урман ресурсларын саклау һәм арттыру, алардан рациональ файдалануны тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Сезнең күпләрегез урманчыларның традицияләрен дәвам иттерүче булыр, дип өметләнәм", – диде, слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Галиев.

Чара кысаларында яңа мәктәп урманчылыклары әгъзаларына таныклыклар бирелде. Балалар шулай ук, үзләренең берләшмәләре һәм 2019 елга эш планнары турында сөйләп, "визит карточка"ларын да күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International