Республиканың Саба районында РФ һәм ТР атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә чаңгы ярышлары узды

2019 елның 15 марты, җомга

Бүген Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә РФ һәм ТР атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә чаңгы ярышлары узды.

ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Васил Гыйззәтуллин ярышларда катнашучыларны сәламләде. "Мондый ярышларны ел саен уздырабыз. Нургали Миңнеханов атаклы кеше иде, ул барлык гомерен диярлек урман хуҗалыгы тармагына багышлады. 1962 елдан башлап 1990 елга кадәрге чорда ул Саба урман сәнәгате хуҗалыгын җитәкләгән. Аның җитәкчелегендә урман ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча зур эш уздырыла, агач материалын эшкәртү өчен җитештерү куәтләре оештырыла һәм социаль үсеш мәсьәләләре хәл ителә. Нургали Миңнехановның кайчандыр безнең районда яшәгәне һәм эшләгәне белән без бик горурланабыз", – диде ул.

Чаңгы ярышларында 11 команда – ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ бүлекчәләре һәм Мишә авыл җирлеге вәкилләре катнашты.

Ярышлар нәтиҗәсендә, беренче урынга көрәштә Мишә авыл җирлеге командасы җиңү яулады. Икенче урында –ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ аппараты командасы, өченчедә – Сабабаш кишәрлеге урманчылыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International