Татарстанның урман питомникларында “кар каралту” эшләре башкарыла

2019 елның 22 марты, җомга

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының урман питомникларында “кар каралту” – кар катламын тизрәк эретеп бетерү һәм туфракта су саклау максатларында чәчүлек бүлекчәләренә караган кишәрлекләргә көл сибү эше башкарыла. Мисал өчен, 20 март көнне ТР “Аксубай урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәткәрләре Ибрай һәм Чабаксар кишәрлеге урманчылыклары питомникларында шундый эшләр уздырды. Барлыгы 1,2 гектар мәйданда 320 кг артык көл кертелде, 6 кеше җәлеп ителде.

ТР “Әлки урман хуҗалыгы” ДБУ белгечләре шундый эшләрне Базарлы Матак кишәрлеге урманчылыгы питомнигы территориясендә гамәлгә ашырды. 1,3 гектар мәйданда 500 кг көл кертелде.

Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге процедура шулай ук утырту материалының төрле авырулар йоктыру куркынычын да киметә, шулай ук язгы кояштан “пешү” алудан саклый: “кар каралту” кояш нурларыннан чагылу дәрәҗәсен киметергә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International