Равил Кузюров өстәл теннисы буенча Россиякүләм ярышларны ачу тантанасында катнашты

2019 елның 22 марты, җомга

Бүген ТР Саба муниципаль районының Байлар Сабасы штп өстәл теннисы буенча  XVIII ачык шәхси-команда россиякүләм ярышларын ачып җибәрү тантанасы булды. Әлеге турнир РСФСР һәм ТАТАР АССР атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган.

Ярышларда катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ директоры Рифкәт Миңнеханов сәламләде.

Ярышлар кысаларында Татарстан Республикасының авыл районнары спортчылары арасында турнир һәм Россиянең иң көчле спортчылары арасында турнир узачак. Уеннарда катнашу өчен Татарстан Республикасыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Чуаш Республикасыннан, Курган өлкәсеннән, Краснодар краеннан һ.б. 250 якын спортчы килгән. Ярышлар 3 көн, 24 мартка кадәр барачак.

Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге турнир "Россиянең спорт мастеры" (илдә нибары шундый 7 турнир бар) мактаулы спорт исемен үтәү өчен квалификацияле ярыш һәм Россия белән Татарстан Республикасы җыелма командаларына сайлап алу этабы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International