Лубян урман-техника көллияте студентлары #СохранимЛес Россиякүләм экология акциясенә кушылды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ студентлары #СохранимЛес Россиякүләм экология акциясенә кушылды. Акция кысаларында барлыгы бер тоннадан артык макулатура җыелды.

"Безнең студентлар һәрчакта да төрле табигать саклау акцияләрендә актив катнаша. Март азагында көллият командасы "Лесомания" квестында җиңүче командаларның берсенә әверелде һәм Россиянең "Яшел" уку йортлары ассоциациясенә урта һөнәри белем бирү йортлары арасында беренче булып кертелде, – дип билгеләп үтте көллият директоры Рим Фәхраҗиев. – Һәм бу юлы да без читтә кала алмадык, барлык көчне берләштерергә тырыштык, студентлар үзләренең дусларын, күршеләрен акциядә катнашырга чакырды. Без квартал саен макулатура җыярга карар иттек, ә җыелган акчаны ел азагында урман фондын саклау һәм арттыру эшенә юлларга ниятлибез".

"Кәгазьгә булган ихтыяҗ арта, ә агач запаслары чиксез түгел, – ди көллият студенты Иван Рябцов. – Минем уйлавымча, мондый акцияләрне даими нигездә уздырып торырга, масштабын арттырырга һәм мөмкин булганча күбрәк кешеләрне җәлеп итәргә тырышырга кирәк. Макулатураны оештырылган рәвештә җыю һәм аны эшкәртү табигать ресурсларыбыздан тагын да рациональрәк файдалану, электр энергиясен һәм суны экономияләү мөмкинлеген бирә".

#СохранимЛес Россиякүләм экология акциясен "Молодежка ОНФ" Россиякүләм халык фронтының яшьләр юнәлеше командасы оештырган. Акциядә Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән 12,4 меңнән артык кеше катнашкан. Алар тарафыннан 118 тонна макулатура җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International