ТР "Түбән Кама урманчылыгы" ДКУ белгечләре мәктәпләрдә укучылар өчен "Урман дәрес"ләре уздыра. Кичә, мисал өчен, 10 апрель көнне, урманнарны торгызу инженеры Рәшит Әхәтов Түбән Каманың 21 нче урта гомуми белем мәктәбендәге 3 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу барышында учреждение хезмәткәре мәктәп укучыларына Татарстанның урман фонды, урманның кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләде һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде.
Бу атнада, шулай ук, Рәшит Әхәтов Красный Ключ урта гомуми белем мәктәбенең "Табигать дуслары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен "Урман табышмаклары" викторинасын уздырды. Аның барышында балалар "Ылыслы" һәм "Яфраклы" дигән ике командага бүленде һәм урман, үсемлекчелек һәм хайваннар дөньясы турындагы сорауларга җавап бирде.