"Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акциясе Казан янындагы 3 мәйданчыкта узачак

2019 елның 26 апреле, җомга

2019 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасында "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе узачак. Яңа урманнар, гадәттәгечә, республиканың барлык муниципаль районнарында да утыртылачак. Бу максатлар өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2,8 млн. данә утырту материалы әзерләнде (гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һәм башкалар).

Казан янәшәсендә акция өч мәйданчыкта – Биектау районының Дачный бистәсе, Питрәч районының Иске Шигали авылы һәм Лаеш районының Вороновка бистәсе янында узачак (катнашучыларны җыю урыннарын шушы яңалыкка беркетелгән фоторепортаждан күрергә мөмкин). Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Бармакчалы бияләйләр, көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.

"Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты – республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау һәм тулаем экологик хәлне яхшырту проблемаларына җәлеп итү. 8 ел эчендә Татарстанда акцияләр кысаларында 5,3 мең га мәйданда урман үсентеләре утыртылган. Шул ук вакытта 18,6 млн. данә утырту материалы кулланылган, ә катнашучыларның гомуми саны 378 меңнән артып китә.

Өстәмә мәгълүматларны түбәндәге тел. аша алырга була: 8 (843) 221-37-34.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International