Республикада экологик белем бирү буенча IX Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале бара

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бу атнада Татарстан Республикасында экологик белем бирү буенча IX Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале уза. Форум программасына пленар утырышлар, тематик семинарлар, экологик белем бирү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу буенча конференцияләр кертелгән. Чара "Экошкола/Зеленый флаг" халыкара программасы кысаларында оештырылган, аңа 200 артык белем бирү оешмасы кушылган.

Фестивальдә республиканың урман тармагы белгечләре дә катнаша. Мәсәлән, "Идел буе урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Исмәгыйлев Югары Ослан урта мәктәбе һәм Югары Ослан районы "Солнышко" балалар бакчасы базасында үткәрелгән чараларда булды, анда "Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга экологик белем бирү формасы буларак табигатьне саклау акцияләре" темасына доклад белән чыгыш ясады. Үз чыгышында Рөстәм Исмәгыйлев учреждение эшчәнлеге, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү юнәлешләре һәм мәктәп укучылары катнашында үткәрелә торган табигать саклау акцияләре турында сөйләде.

Чара тәмамланганнан соң анда катнашучылар "Солнышко" балалар бакчасы территориясендә агачлар утыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International