Татарстан Республикасында урман утыртмаларына карата урман патологиясе буенча тикшеренүләр дәвам итә. Дәүләт йөкләмәсе нигезендә, быел ул 42,4 мең гектар мәйданда башкарылачак.
Үз чиратында, санитар-савыктыру чаралары 6,4 мең гектардан артык мәйданда уздырылачак, шул исәптән ликвид булмаган агачларны җыештыру 3,1 мең га мәйданда алып барылачак.
Санитар-савыктыру чаралары урман саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Алар үсентеләрнең биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыяннарны киметү максатларында үткәрелә.