2019 елда "Экология" илкүләм проекты буенча ТРда урман хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын сатып алуга 4,5 миллион сум акча юнәлдереләчәк

2019 елның 14 июне, җомга

2019 елда Татарстанда "Экология" илкүләм проектының "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында 4,5 млн. сумлык махсус урман хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алыначак. Бу акчага 15 берәмлек урман культуралары техникасы (урман утырту машиналары, культиваторлар, чәчкечләр, тырмалар, сиптергечләр һ.б.) сатып алу планлаштырыла. Проектны тормышка ашырган 6 ел эчендә исә Министрлык карамагындагы учреждениеләрне җиһазлау өчен федераль бюджеттан 23,5 млн. сум акча бүлеп биреләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда республика бюджеты хисабына 48 берәмлек урман хуҗалыгы техникасы сатып алу планлаштырыла.

"Урманнарны саклау" төбәк проекты Татарстанда 2019 елдан 2024 елга кадәрге чорда гамәлгә ашырылачак. Аның төп максаты – 2024 елга урманнарның кимү һәм торгызылу балансын 100% нисбәтендә тәэмин итү. Әлеге максатка ирешү өчен 2 төп күрсәткеч билгеләнгән: "урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына туры китерү" һәм "урман янгыннарыннан алынган зыян".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International