Татарстанда 9,7 мең гектар мәйданда урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкарылган

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау буенча эшләр дәвам итә. 15 июльгә алар 9,7 мең га мәйданда башкарылган.

Агымдагы елда мондый эшләр 17,9 мең гектарда башкарылачак. Иң күп эшләр Минзәлә (1459 га), Кама (1250 га), Саба (1160 га) һәм Нурлат (1006 га) урманчылыклары урман фонды территориясендә планлаштырылган.

Урман культураларын агротехник карау – туфрак йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне аклау юлы белән культивацияләнүче агач һәм куакларның үсеп китүе һәм үсү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Алымнарның ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International