"Илнең төп агачы – елның Россия агачы" конкурсы буенча тавыш бирү дәвам итә

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year/# сайтында "Илнең төп агачы – елның Россия агачы" илкүләм конкурсы буенча тавыш бирү дәвам итә. Номинантлар арасында Татарстан, Чечня, Ленинград өлкәсе, Удмуртия, Төньяк Осетия-Алания, Калмыкия, Иркутск, Псков, Ростов һәм Иваново өлкәләреннән, Тамбов һәм Мәскәүдән 12 агач бар.

Татарстан Республикасыннан себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) катнаша. Ул төбәк әһәмиятендәге "Долгая Поляна" комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда "Агач – тере табигать һәйкәле" россиякүләм әһәмиятендәге статуска ия булган. Чыршының яше – 132 ел, биеклеге – 30 метрдан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International