2019 ел башыннан алып диспетчерлык идарәсенең төбәк пунктына 600дән артык мөрәҗәгать кергән

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты эшен дәвам итә. Республикада яшәүче һәркем урман законнары бозылу факты турында 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 номерларына шалтыратып, шулай ук "Урманны саклагыз"  мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала.

Әйтергә кирәк, 2019 ел башыннан алып диспетчерлык идарәсенең төбәк пунктына 629 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 533се – бердәм федераль номер буенча.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә Министрлыкның структур бүлекчәләренә тапшырылган һәм гамәлдәге законнар нигезендә карап тикшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International