"Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге һәм Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе филиалы хезмәткәрләре уртак эш юнәлешләре турында фикер алышты. Очрашу кичә, 21 августта, үзәк базасында узды.
Көнчыгыш Европа УСС директоры Айнур Пуряев Татар урман орлыкчылыгы станциясе һәм башка бүлекчәләр эшчәнлеге белән танышты. Үзәк директоры Надежда Кузякина дәүләт урман патологиясе мониторингын үткәрү үзенчәлекләре, урман үсемлекләре орлыкларын бәяләү һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында җентекләп сөйләде.
Шулай ук очрашу кысаларында Көнчыгыш-Европа урман хуҗалыгы фәнни проектларын тормышка ашыруда дәүләти урман патологиясе мониторингы белешмәләрен куллану мәсьәләләре дә каралды.