Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Лубян урман-техника көллияте студентларын һәм укытучыларын Белем көне белән котлады

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов "Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Белем көне уңаеннан тантаналы линейкада катнашты.

Җыелучыларны сәламләп, Илгизәр Зарипов аларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы белән таныштырды. Аерым алганда, ул бүгенге көндә республика урманнарының гомуми мәйданы 1,2 млн. гектардан артык, ә тармакта 2,6 меңнән артык кеше эшли, дип сөйләде.

"Лубян урман-техника көллиятендә уңышлы укыту һәм сезнең потенциалны ачу өчен барлык шартлар да тудырылган. Сезне урманчы һөнәренә һәрвакыт ихтыяҗ булачак дип ышандыра алам, – дип билгеләп үтте студентларга мөрәҗәгать итеп Илгизәр Зарипов. – Чын күңелдән сезне Белем көне белән котлыйм, укуда уңышлар, иҗади җиңүләр һәм билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын телим".

Шулай ук Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм мәгариф учреждениесе директоры Рим Фәхраҗиев та көллият студентларын һәм укытучыларын уку елы башлану белән котлады.

Чара ахырында 2018-2019 уку елы өчен укуда, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлектә аерылып торган көллият студентлары бүләкләнде.

ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров бүген – Мөслим гимназиясендә, Мөслим лицеенда һәм Мөслимнең Г.Тукай исемендәге урта мәктәбендә, Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов Казан дәүләт аграр университетында Белем көненә багышланган чараларда катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International