ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әгерҗе муниципаль районында булды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әгерҗе муниципаль районында булды. Анда ул Әгерҗе урманчылыгының урман фонды территориясендә башкарылган урман культуралары һәм урман хуҗалыгы эшләренең сыйфатын бәяләде. Объектларны карау барышында министрны Министрлык бүлекләре башлыклары Тимур Галиев, Айрат Әхмәров һәм "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Равил Имангулов озата йөрде.

Равил Кузюров базислы урман питомнигын, Әгерҗе кишәрлеге урманчылыгының 67 нче кварталында утыртыла торган урман культураларын карады һәм Әгерҗе кишәрлеге урманчылыгының 68 нче кварталында, Красный бор кишәрлеге урманчылыгының 81, 90 һәм 92 нче кварталларында урманнарны карау нәтиҗәләре белән танышты. Министрга быел урманчылык территориясендә 87,9 га мәйданда – ясалма урман торгызу, 25,8 гектарда – катнаш урман торгызу, 9 гектарда яр-сыза урман утыртмаларын утырту, 300 гектарда урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылганы турында сөйләделәр. Урман питомнигында 0,2 га мәйданда орлык чәчелгән.

Эш сәфәре ахырында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ һәм "Әгерҗе урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре белән очрашты. Киңәшмә Яморза мәдәният йорты базасында узды. Киңәшмә барышында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эш йомгаклары тикшерелде һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International