ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Нурлат урманчылыгы территориясендә башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде

2019 елның 6 сентябре, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Нурлат муниципаль районында булды. Анда ул Нурлат урманчылыгының урман фонды территориясендә башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Объектларны караганда министрны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, "Нурлат урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Галиев һәм "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Спартак Еливанов озата йөрде.

Равил Кузюров базислы урман питомнигын, Вишнево Полянка кишәрлеге урманчылыгының 30 нчы кварталында утыртылган урман культураларын карап чыкты һәм Восход кишәрлеге урманчылыгының 45 һәм 57 кварталларында урманнарны карау барышы белән танышты.

Алга таба министр "Нурлат урманчылыгы" ДКУ һәм "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ эшчәнлек йомгаклары буенча киңәшмә уздырды. Утырыш Заречный бистәсенең Мәдәният йорты базасында узды. Төп доклад белән җитәкче-урманчы Рөстәм Галиев чыгыш ясады. Ул, узган чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 294 мәртәбә патруль уздырылды, административ хокук бозулар турында 27 беркетмә төзелде һәм урман фонды янындагы җирләрнең милекчеләренә һәм урманнардан файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмау турында 32 кисәтү бирелде, дип сөйләде.

Урманчылык территориясендә 90 гектар мәйданда – урман торгызу, 364 гектарда – урман культураларын эстәп утырту, 809 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 11,8 гектарда яр-сыза урман үсентеләрен утырту эшләре башкарылган.

"Бүгенге көндә 175 килограмм төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы җыелды. Диләнкеләр бүлеп бирү, урманнарны карау буенча эшләр башкарыла, – диде Рөстәм Галиев. – Шулай ук 5 октябрьдә Чулпан кишәрлеге урманчылыгы территориясендә "Урман утырту көне" акциясенә дә әзерләнәбез".

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Шуның белән бергә ул белгечләрне кадрлар эшенә, мәктәп урманчылыкларын үстерүгә аерым игътибар бирергә чакырды һәм барысын да якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – "Урман хезмәткәрләре көне" белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International