Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урман тармагы ветераны Госман Ибраһимовны юбилее белән котлады

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тармак ветераны Госман Ибраһимовны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Очрашу барышында Госман Ибраһимов үзенең тормышы турындагы хатирәләре белән уртаклашты һәм Министрлык җитәкчелегенә даими игътибары һәм ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Саубуллашканда Илгизәр Зарипов ветеранга нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде.

Госман Ибраһимов 1929 елның 8 сентябрендә Кайбыч муниципаль районы Бәрлебаш авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1945 елда башлап, ул статистик-кассир, эш башкаручы, бухгалтер, Кайбыч урман хуҗалыгы баш бухгалтеры, Олы Тархан урман хуҗалыгы өлкән бухгалтеры, ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының өлкән хисапчы-ревизоры кебек урыннарда эшли. Гомумән алганда, Госман Ибраһимовның бу тармакта 49 еллык эш стажы бар. Озак еллар намуслы хезмәте өчен "Хезмәт ветераны" медале (1985), ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (1989) һәм башкалар белән бүләкләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International