"Урман атнасы-2019": үз агачыңны утырт

2019 елның 4 октябре, җомга

2019 елның 5 нче октябрендә Татарстан Республикасында "Урман атнасы – 2019" республика табигать саклау акциясе һәм "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе кысаларында күпләп агач утыртылачак. Чара Татарстанның барлык районнарында уза, барлыгы 1,5 млн. үсенте (гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.) утыртылачак.

Казан янында акция өч мәйданчыкта узачак: Биектау районының Сосновка һәм Колсәет торак пунктлары һәм Питрәч районының Иске Шигали авылы янында (катнашучыларны җыю урыннарын теркәлгән карталарда күрергә була). Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.

Республика районнарында утырту вакыты һәм урыны турында урманчылыклар җитәкчеләреннән белергә була (телефоннары Министрлык сайтында күрсәтелде: http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/spmin.htm?department_id=8502).

"Урман атнасы" республика табигать саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2017 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыять игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү, урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру. Узган ел акциядә 20 меңнән артык кеше катнашкан. Алар тырышлыгы белән республикада 300 га мәйданда истәлекле агачлар, аллеялар һәм яңа урман утыртмалары булдырылды, урман фондыннан 1,1 мең куб.м. артык каты көнкүреш калдыгы һәм ауган агач чыгарылды.

Быел акция 5-12 октябрь көннәрендә узачак. Аның кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан урманнарда ял итү урыннарын төзекләндерү, янгынга каршы һәм урман саклау тематикасына аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру, урман үсемлекләре орлыкларын җыю һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик дәресләр үткәрү планлаштырыла.

Өстәмә мәгълүматларны түбәндәге тел. аша алырга була: 8 (843) 221-37-34.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International